Безнең бакчабыз

“Яшәү рәвешем – балалар бакчасы”

Бөек галим мәгрифәтче язучы Ризаэддин Фәхреддин безгә мәңге онытылмаслык шундый нәсыйхәт язып калдырган: “Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Бу бөек сузләрнең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүче тәрбияченең нинди җаваплы эш башкаруын аңларга мөмкин.

 

Балалар белән эшләү дәверендә мин бер гыйбәрәне исемнән мәңге чыгармадым: “Тәрбияче – үзе тәрбияле булырга тиеш”. Ә тәрбияле булу – ул зур төшенчә. Алтыннан да кыйммәтле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата-ана үзенең йөрәк җимеше – баласын безнең кулларга тапшыра. Мин һәр баланы якын итәм.

 

Балаларга булган мәхәббәтем тәрбиячелек эшемдә миңа зур көч бирә. Ат кебек ялны белмичә эшләү, көчле характерга ия булу, үз-үземне ашап, кешеләрдән яхшы түгел диеп хурланып, башлаган эшне ахырына җиткермичә туктамау – менә шул сыйфатлар миңа эшемне сокландырдай итәргә ярдәм итә. Әтиемнән бирелгән тыйнаклык, әниемнән күчкән тырышлык, чисталык – тәрбияче эшенең төп сыйфатларыннан берсе.

 

Тәрбияче кешегә дә җитмеш төрле һөнәр аз: ул – шагыйрь дә, рәссам да, биюче дә. Эшне берләштереп, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырабыз.

 

Хәзер халык матур, мул тормышта яши. Шуның өчен һәр әти-әнинең үз баласы өчен уку-әсбаплары алу мөмкинлекләре бар. Без бит баланы тәрбияләүдә зур ярдәмче булышчылар гына. Ә балага төп тәрбия гаиләдә салына. Гаилә – баланың оясы. Вакыт – тәрбиянең беренче шарты. Мин баласына вакытын кызганган ата-ананы аңламыйм.

 

Балаларның сәләтен үстерү, аларны төрле яклап ачу өчен тәрбияче нинди генә шөгыльләр тапмый. Дүрт юллык шигырьләрне өйдә өйрәнмичә килгән сабый үзен башкалар янында уңайсыз хис итмәсен өчен, тәрбияче бу хәлдән чыгу юлын да таба белергә тиеш. “Синең әниең башка вакытта берне түгел, икене өйрәтер әле балам,” – диеп, әнисенә карата уңай фикер калдырабыз.

Тәрбияче балалар алдында гына түгел, ә әти-әниләр янында да үзенең дәрәҗәсен белергә тиештер дип саныйм. Тормышта, авылдашлар арасында үрнәк булып яшәү ай-яй авыр. Өйдә нинди генә авыр минутларың булса да, бакча йортына аяк басуга син икенчегә кешегә әвереләсең. Сине күзләрен мөлдерәтеп карап кечкенә кеше көтеп тора. Нинди халәттә булуыңны балалар тиз аңлый. “Апа, бүген сез матур!” – ди кечкенә Данил, миңа сырылып. Ә кәефсезләнеп тынып калсам, алар читкә китеп үзара минем турында пышылдашалар. Балага кечкенә генә сөенеч тудыру да тәрбияченең осталыгына бәйле.

 

“Тәмле тел – җан азыгы,” – ди халкым. Төркемдәге бөтен баланы бергә йомарлап, күңелеңдәге җылыңны биреп, аңарга бәхетле балачак бүләк итү, киләчәктә тормыш авырлыкларын җиңеп яшәрлек шәхес үстерү – һичшиксез, без, тәрбиячеләрнең аңлы, акыллы булуыңнан тора.

 

Әгәр миннән сорасалар,

Бәхет – ни ул, дисәләр.

Бәхет – минем балаларым

Кеше булып үссәләр.

 

Син – Тәрбияче! Сабырлыгыңны, акылыңны эшкә җигүдән туктама! Тормыш, эшеңнән җыйган тәҗрибәңне яшьләр белән бүлеш! Тәрбияче эшендә бернинди дә вак-төяк нәрсә юк, эшләнгән эш, һәр караш, һәр сүз тирән мәгьнәгә ия булырга тиеш. Тәрбияче дигән олы исемгә лаек булырлык итеп яшәргә һәм эшләргә кирәк.